Казанда Дубравная урамында ел ахырына кадәр транспорт хәрәкәте туктатылачак. Монда яңа торак комплексын төзү өчен вакытлыча киртә куячаклар.
Хәрәкәт 9 февральдән 31 декабрьгә кадәр 14 һәм 28 нче йортлар арасында ябык булачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.