В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Арт-объектның мәйданы 250 кв.м тәшкил иткән, аның өчен 50 литр фасад һәм 200 гә якын аэрозоль буяу баллоны кирәк булган
Казанда Даурия урамында Габдулла Тукай әкиятләре геройлары сурәтләнгән граффити барлыкка килде. Стрит-арт өстендә «Комбонейшн» урам сәнгате фестивале кысаларында бөтен Россиядән 16 урам рәссамы эшләде.
Урам рәссамнары граффити өстендә ике көн эшләде. Алар терәк диварда татар фольклоры геройларын сурәтләгәннәр: Шүрәле урман рухындагы күренешне һәм Су Анасының сулыкларын яклаучы урынны бизи. Граффитиның үзәк өлешендә «Добро» һәм «Любовь» сүзләрен урнаштырдылар. Калган мәйданны мифология геройлары белән бәйле төрле символлар, урам сәнгатенең башка элементлары алып тора. Рәсемнең гомуми мәйданы – 250 кв.м.
Граффити булдыру өчен 50 литр фасад һәм 200 баллон аэрозоль буяу таләп ителде. Проект белән Казаннан рәссам Дамир Bozik җитәкчелек итте, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.
Граффитины Универсиада проспектыннан Даурия урамына чыкканда (Оренбург тракты, 5/4) күрергә була.