III Төньяк коллектор кишәрлеген реконструкцияләү эшләре башкарылачак
28 марттан 28 апрельгә кадәр Чистай урамында 38 нче торак йорт районында җирле юлны тулысынча ябачаклар.
Бу III Төньяк коллектор кишәрлеген реконструкцияләү эшләрен башкару өчен кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләренә бәйле рәвештә хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүмат махсус бүлектә басыла.