Бу канализация коллекторын реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 23-25 нче март көннәрендә Чистай урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу канализация коллекторын реконструкцияләү буенча эшләр алып бару белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
23 нче мартта төн уртасыннан 6:00 сәгатькә кадәр Чистай урамындагы 20 нче йорт янында җирле юл ябылачак.
24 нче мартта төн уртасыннан 6:00 сәгатькә кадәр Әпсәләмов урамының Чистай урамы белән кисешкән урынындагы йөрү өлеше ябылачак.
25 нче мартта төн уртасыннан 6:00 сәгатькә кадәр Чистай урамындагы 14 нче йорт янындагы җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк.
Автомобильчеләргә алдан ук әйләнеп узу маршрутларын планлаштырырга һәм билгеләнгән юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә киңәш итәләр.