В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать киңлеге 51 нче йорт янында урнашкан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казанның Вахитов районында Чехов урамындагы сквер Әмирхан Еники хөрмәтенә аталган. Тиешле карар шәһәр муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
«Сквер Амирхана Еники – Әмирхан Еники скверы» исеме Чехов урамындагы 51 нче номерлы күп фатирлы йорт янындагы территориягә бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2005 елда ТАССРның халык язучысы Әмирхан Еники хөрмәтенә ТР башкаласының Вахитов районындагы урамнарның берсе аталды.