В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул юлны тиешсез урында чыккан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Татарстан башкаласында тәүлегенә 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә өч җәяүле, шул исәптән бала зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
6 нчы декабрь иртәсендә юл-транспорт һәлакәте Бондаренко урамындагы 16 нчы йорт каршында була – 34 яшьлек автомобильче 13 яшьлек кызны бәрдерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул юлны тиешсез урында чыккан. Баланы медицина учреждениесенә салганнар.
Узган тәүлектә 604 шофер һәм 76 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 56 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре бозылган. 66 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. 11 кешене машинаны исерек килеш йөрткән өчен тоткарладылар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.