Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2018, 17:42

Казанның Бауман урамында Кыш бабайлар парады узды

Шәһәрдә "Халык Кыш бабае" конкурсы бәйрәм чарасы белән тәмамланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның Бауман урамында беренче тапкыр Кыш бабайлар парады узды. Барлык теләүчеләр дә кушыла алган әлеге чарада "Халык Кыш бабае" исеменә дәгъва итүчеләр катнашты.

Парад бер көнгә Казан Арбатының тагын бер бизәге булды. Быел Бауман урамы 40 яктырткыч аркадан торган яңа ел иллюминациясе белән балкыды. Юл дәвамында кышкы тылсымчылар җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм узып баручыларны күңел ачтылар.

Парад "Халык Кыш бабае" конкурсының соңгы этабы булды. Анда Казанның төрле районнарыннан 30-дан артык иҗат командасы катнашты.

Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләгәнчә, барлык Кыш бабайлар да уникаль һәм креатив булган. "Конкурста катнашучыларның барысы да җиңүче булып тора, чөнки аларга бәйгедә катнашу сертификаты бирелә, ә бу Кыш бабайның профессиональлеген һәм актерлык осталыгын раслау. Җиңүчене сайлаганда без барыннан да элек катнашучыларның профессиональлеген, аларның халык белән аралашуын бәяләдек", - дип сөйләде Абзалов.

Конкурсантларның күбесе - профессиональ Кыш бабайлар. Ел саен Владимир Салмин – "Халык Кыш бабае" бәйгесендә катнашучы - Казан балаларына Яңа ел атмосферасы бүләк итә. "Иң мөһиме могҗизага ышану. Мин чын Кыш бабай ярдәмчесе, ул балаларга Яңа ел төнендә килә", - диде Владимир.

Гүзәл затларда Кыш бабайлар белән көч сынаша. Әйтик, Роза Егорова елга бер тапкыр оныклары өчен чын тылсымчы була. "Миңа Кыш Бабай булырг бик ошый, чөнки бу балалар күзләрендә елмаю һәм шатлык күрү дигән сүз. Шулай ук пенсионерларны котларга да ошый, чөнки өлкәннәргә игътибар җитми", - дип сөйләде Кыш Бабай Роза.

Кыш бабайлар йөреше бәйгегә йомгак ясау алдыннан җырлар, биюләр һәм әйлән-бәйлән белән тулыланды. Җәяүлеләр кышкы тылсымчыларның бәйрәм парадына энтузиазм белән кушылдылар.

Юл дәвамында Кыш бабайларны танылган әкият геройлары образларында аниматорлар сәламләделәр: Емеля һем тылсымлы Чуртан, Буратино, һәм башкалар. Биредә шәһәрлеләр гадәти булмаган яңа ел локацияләре фонында матур фотографияләр ясадылар.

Кыш бабайлар йөреше Бауман урамындагы сәгать янында тәмамланды, моннан кышкы тылсымчылар "Казан" гаилә үзәгенә юл алды, анда "Халык Кыш бабае" билгеле булачак.

Фоторепортаж
Бауман урамында Кыш Бабайлар парады, 27.12.2018
Видеорепортаж
27.12.2018 16:40
Бауман урамында Кыш бабайлар парады узды
Барлык яңалыклар