Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сәбәбе — магистраль җылылык үткәргечне төзекләндерү
Батыршин урамында берничә участокта транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанда Батыршин урамында берничә участокта транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу магистраль җылылык үткәргечен төзекләндерү белән бәйле.

Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, юлны 15 февральдән 31 майга кадәр түбәндәге урыннарда ябачаклар:

18/20 номерлы йорттан алып 28а номерлы йортка кадәр участокта (машина йөрү өлешен һәм тротуарны өлешчә ябачаклар);

28а йорттан Чкалов урамы белән киселешкә тиклем участокта (машина йөрү һәм тротуар өлешчә ябылачак, аергыч буйның яшел зонасы тулысынча ябылачак);

18/20 номерлы йорт тирәсендәге борылышта (тулысынча ябылачак).

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2025-02-11T13:31:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.