Татарстан башкаласында Айвазовский урамында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. 1 февральдән 10 февральгә кадәр Овражная урамындагы 54/10 номерлы йорт янындагы юлны ябачаклар.
Бу чорда газ белән тәэмин итү челтәрләрен салу буенча эшләр башкарылачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.