Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2024, 12:20

Мәскәү һәм Уң як Болак урамнарында инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләр башлана

Ремонт белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтен чикләү һәм күпфатирлы йортларга җылылык бирүне вакытлыча туктату планлаштырыла

Фото: Денис Гордийко

Казанда Мәскәү һәм Уң як Болак урамнарында инженер коммуникацияләрен реконструкцияләүгә әзерлек эшләре башланды. Юллар астында урнашкан челтәрләрне ремонтлау һәм алыштыру эшләре башкарылачак, шуңа күрә юлның кайбер участокларында транспорт хәрәкәте өлешчә яки тулысынча ябылачак, шулай ук күпфатирлы йортларга җылылык бирүне вакытлыча туктату планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, 10 нчы апрельдән Уң як Болак урамындагы җылылык үткәргеч участогында реконструкция башланачак. Эшләрне Уң як Болак урамындагы 13 нче йорттан алып Жарков күперенә кадәрге территориядә «Казан җылылык челтәрләре» («Татэнерго» АҖ) хезмәткәрләре башкарачак. Болак ермагы буйлап тротуар һәм транспорт хәрәкәтенең бер сул читендәге полосасы ябылачак. Көндез машина йөртүчеләр урта һәм уң як полосаларда йөри ала. 19:00 сәгатьтән 7:00 сәгатькә кадәр һәм 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр урта хәрәкәт полосасын ябачаклар. Әлеге сәгатьләрдә урам минималь йөкләнештә, әмма пик сәгатьләрдә техниканың эшен туктатачаклар.

Челтәрләрдә ремонт эшләре үткәрү өчен җылылык бирүне вакытлыча туктатырга кирәк булачак, дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин. Әмма җылылык сезоны әле тәмамланмаганга, җылылыкны 26 нчы апрельдән дә иртәрәк сүндермәячәкләр. Аңа 21 күпфатирлы йорт, ике балалар бакчасы, бер мәктәп, алты кунакханә һәм өч спорт объекты керә. Суүткәргечләрне сүтү һәм монтажлау 25 нче майга кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң кайнар су белән тәэмин итү торгызылачак.

Җылылык үткәргеч участогында 820 мм диаметрлы һәм 700 метр озынлыктагы торба үткәргечләр алыштырыла, хәрәкәтсез терәкләр урнаштырачаклар, шулай ук җылылык камерасын реконструкцияләячәкләр. Җылылык үткәргеч тротуар астында ярымүткәргеч каналда урнашканлыктан, эшләр ачык ысул белән башкарылачак. Реконструкция узган ел старт алган 2 нче магистраль җылылык үткәргечне ремонтлауны дәвам итү булачак.

«Барлык эшләрне, шул исәптән алдагы төзекләндерүне дә, 16 нчы июньгә тәмамлау планлаштырыла», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.

Узган шимбәдә, 30 нчы мартта, шулай ук Мәскәү урамында диаметры 600 мм булган суүткәргечне ремонтлау өчен әзерлек эшләре башланды, ул 40 елдан артык кулланылган. Реконструкция Париж Коммунасы урамыннан Г.Камал урамына кадәр һәм Р.Яхин урамыннан Киров тыкрыгына кадәр алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте буенча чикләүләр кертелә, шулай ук вакытлыча 7 нче троллейбус маршруты үзгәртелә.

«Эш вакытында кулланучыларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу чикләнмәячәк. Сүндерүләр торбаларны яңа суүткәргечкә тоташтыру вакытында гына булачак», – дип ассызыклады спикер.

Эшләрне юл эшләре башланганчы – апрель ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.04.2024
Видеорепортаж
01.04.2024 11:01
Казанда Мәскәү һәм Уң як Болак урамнары буенча инженерлык челтәрләренә ремонт ясалачак
Барлык яңалыклар