Ремонт белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтен чикләү һәм күпфатирлы йортларга җылылык бирүне вакытлыча туктату планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, 10 нчы апрельдән Уң як Болак урамындагы җылылык үткәргеч участогында реконструкция башланачак. Эшләрне Уң як Болак урамындагы 13 нче йорттан алып Жарков күперенә кадәрге территориядә «Казан җылылык челтәрләре» («Татэнерго» АҖ) хезмәткәрләре башкарачак. Болак ермагы буйлап тротуар һәм транспорт хәрәкәтенең бер сул читендәге полосасы ябылачак. Көндез машина йөртүчеләр урта һәм уң як полосаларда йөри ала. 19:00 сәгатьтән 7:00 сәгатькә кадәр һәм 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр урта хәрәкәт полосасын ябачаклар. Әлеге сәгатьләрдә урам минималь йөкләнештә, әмма пик сәгатьләрдә техниканың эшен туктатачаклар.
Челтәрләрдә ремонт эшләре үткәрү өчен җылылык бирүне вакытлыча туктатырга кирәк булачак, дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин. Әмма җылылык сезоны әле тәмамланмаганга, җылылыкны 26 нчы апрельдән дә иртәрәк сүндермәячәкләр. Аңа 21 күпфатирлы йорт, ике балалар бакчасы, бер мәктәп, алты кунакханә һәм өч спорт объекты керә. Суүткәргечләрне сүтү һәм монтажлау 25 нче майга кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң кайнар су белән тәэмин итү торгызылачак.
Җылылык үткәргеч участогында 820 мм диаметрлы һәм 700 метр озынлыктагы торба үткәргечләр алыштырыла, хәрәкәтсез терәкләр урнаштырачаклар, шулай ук җылылык камерасын реконструкцияләячәкләр. Җылылык үткәргеч тротуар астында ярымүткәргеч каналда урнашканлыктан, эшләр ачык ысул белән башкарылачак. Реконструкция узган ел старт алган 2 нче магистраль җылылык үткәргечне ремонтлауны дәвам итү булачак.
«Барлык эшләрне, шул исәптән алдагы төзекләндерүне дә, 16 нчы июньгә тәмамлау планлаштырыла», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Узган шимбәдә, 30 нчы мартта, шулай ук Мәскәү урамында диаметры 600 мм булган суүткәргечне ремонтлау өчен әзерлек эшләре башланды, ул 40 елдан артык кулланылган. Реконструкция Париж Коммунасы урамыннан Г.Камал урамына кадәр һәм Р.Яхин урамыннан Киров тыкрыгына кадәр алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте буенча чикләүләр кертелә, шулай ук вакытлыча 7 нче троллейбус маршруты үзгәртелә.
«Эш вакытында кулланучыларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу чикләнмәячәк. Сүндерүләр торбаларны яңа суүткәргечкә тоташтыру вакытында гына булачак», – дип ассызыклады спикер.
Эшләрне юл эшләре башланганчы – апрель ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Камилә Вилданова