Коммуналь хезмәтләр йортлар янындагы территорияне, канаулар һәм су агу өчен торбаларны кардан чистарттылар.
Фото: Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март, Дмитрий Никитин). Казанда язгы ташуга каршы чаралар дәвам итә. Быел язгы ташуның иң югары ноктасы мартның өченче декадасында булыр дип фаразлана. Узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР башкаласы җитәкчесе территорияләрне кардан чистарту эшләрен тизләтергә һәм язгы ташу нәтиҗәләрен булдырмау өчен шәһәр районнарында барлык кирәкле чараларны күрергә кушты.
Бүген көндез Киров районының коммуналь хезмәтләре Красногорск, Западная һәм Восточная урамнарында кирәкле эшләрне башкарды. Эшчеләр йорт янындагы территорияне, канаулар һәм су агу өчен торбаларны кардан чистарттылар. Шулай ук кичә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Залесная һәм Идел буе урамнарында су басуга каршы эшләр барышын шәхсән үзе тикшерде.
Яңгыр канализациясен чистартудан тыш, кар чыгару да дәвам итә. Узган тәүлектә Татарстан башкаласында 4 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез, Казан Башкарма комитеты сайтында, «Гражданнарны яклау идарәсе» – «Язгы ташу вакытында куркынычсызлык» өстәмә битендә, шәһәр территориясендә су басу участокларының картасын һәм язгы ташу чорында халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча тәкъдимнәр табарга була.