В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чәчәк аткан агачларны Меңьеллык паркында, Г.Тукай исемендәге скверда һәм башка урыннарда күрергә мөмкин
Казанда чия һәм алмагачларның чәчәк ату сезоны башланды. Купшы агачлар шәһәр паркларында һәм скверларында урнашкан һәм ел саен үз тирәләрендә йөзләгән шәһәр кешесен һәм кунакларын җыя.
Казанлылар шәһәрнең берничә урынында, шул исәптән Меңьеллык паркында, Г.Тукай исемендәге скверда, Театр урамы һәм Оренбург трактында агачлар фонында матур фотосурәтләр ясый һәм табигатьнең матур күренешен фотога төшерә ала.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда 1995 елгы температура рекорды узылды – термометр баганалары +22,5 градуска кадәр күтәрелде. Ел башыннан Татарстан башкаласында берничә температура рекорды теркәлгән инде, алдагысы 1 апрельдә билгеләнгән иде, ул вакытта температура +14,8 градуска кадәр күтәрелгән.