Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2024, 12:53

Казан урамнарында 15 проекцион җәяүлеләр кичүе барлыкка киләчәк

1 нче сентябрьгә мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән янәшә бер секцияле 35 светофор урнаштырачаклар

Быел, юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар күрү өчен, Казан бюджетыннан 15 млн сум акча бүлеп бирделәр. Бу акчага шәһәрдә 15 проекцион җәяүлеләр кичүе, 35 Т-7 тибындагы светофор (бер секцияле) һәм начар күрүче һәм сукыр кешеләр өчен 43 «Триоль-М» – тавыш белән озата бару җайланмасы урнаштырачаклар. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.

«Юл куркынычсыз булсын өчен, аны тигез итү генә аз, машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәсеннәр өчен, билгеләр һәм башка кирәкле инфраструктура булдыру мөһим», – дип белдерде Казанның Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ул район администрацияләре башлыкларына социаль объектлар янындагы юл хәрәкәте иминлегенә игътибар итәргә кушты. «Быел җәй, уку елы башына, күп санлы мәгариф учреждениеләре янында хәл яхшырачак. Без сезнең белән йөреп, карап чыктык һәм җәяүлеләр кичүләренең бөтен җирдә дә әзер булмавына игътибар иттек. Вакыт бар, 1 нче сентябрьгә әзерләнергә кирәк», – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Мәсәлән, уку елы алдыннан Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары янына өстәмә юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр, коймалар куелган, яктырткычлар тоташтырылган. Шулай ук куркынычсызлык паспортлары эшләнде һәм расланды. Т-7 тибындагы светофорларны урнаштыру дәвам итә – бүгенге көндә аларны биш урында монтажлаганнар. Барлыгы 35 шундый җиһаз урнаштыру планлаштырыла.

Алексей Сидоров сөйләвенчә, алты ай эчендә ТР башкаласында 553 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 кеше һәлак булган. Аварияләргә юлыккан 662 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр кимегән. Спикер искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда авария куркынычы зур булган 71 участок билгеләнгән. Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарны бетерү өчен светофорлар, коймалар, өстәмә юл билгеләре куялар, тамгалар төшерәләр, тротуарлар төзиләр һ. б.

Докладчы искә төшергәнчә, 2023 елда 40 участокта җәяүлеләр өчен проекцияле кичүләр барлыкка килгән. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе нәтиҗәләре буенча, бу урыннарда шәһәр халкын бәрдерүләр булмаган. Быел авария еш була торган урыннарда хәрәкәтсез сурәтләрнең тагын 15 проекторы барлыкка киләчәк.

Ел ахырына кадәр өстәмә рәвештә Академик Глушко урамындагы 8 нче, Короленко урамындагы 73 нче, Дубравная урамындагы 12 нче йортлар янында яшел сигнал чакыру төймәсе белән светофорлар урнаштырылачак. Шулай ук тулы светофор Тэцевская һәм Икмәк заводы урамнары киселешендә барлыкка киләчәк, ә Гагарин урамы буйлап, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты янында, Т-7 тибындагы светофор тоташтырачаклар.

«Әлеге участоклар Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә сайланды. Светофорларны җәяүлеләрне бәрдереп, юл-транспорт һәлакәтләре санын арттырмас өчен урнаштырачаклар», – дип сөйләде Алексей Сидоров.

Моннан тыш, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге белән килешү буенча, кайбер светофорларны җәяүлеләрне тавыш белән озата баручы «Триоль-М» җайланмалары белән җиһазландырачаклар.

Алексей Сидоров быел Казанда юл билгеләре кую өчен республика бюджетыннан 10 млн сум акча каралуын өстәде. Бу акчаларга 1,5 меңнән артык элемент сатып алыначак һәм «Җәяүлеләр кичүе» һәм «Полосалар буенча хәрәкәт» тамгалары белән 34 терәк урнаштырылачак.

Рөстәм Гафаров Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка билгеләр, светофорлар һәм башка элементлар өчен кулланылмаган терәкләрнең күп булуы белән бәйле проблеманы хәл итү өчен, махсус төркем төзергә кушты. Командага Тышкы төзекләндерү комитеты, Казанны үстерү институты һәм ЮХИДИ белгечләре керергә тиеш.

«Юл чатларында оптимальләштерергә мөмкин булган 30 төрле терәк бар. Беренчедән, бу визуаль чүп-чар, ул вакыт узу белән бу чатларны кисеп чыгарга комачаулый. Безгә участокларда күпме терәкләр һәм баганалар урнаштырырга кирәклеген килештерә һәм аңлый торган бер төркем кирәк. Графикта без ниләр булганын күрдек, шулай булгач мәсьәләне хәл итәргә кирәк», – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Казанда барлыгы 50 меңгә якын юл билгесе, 475 светофор объекты, Т-7 тибындагы 40 светофор, тукталышларда 21 үзгәрешле мәгълүмат таблосы, күрү сәләте буенча инвалидлар өчен 252 тавыш белән хәбәр итү приборы, 40 хәрәкәтсез сурәт проекторы (җәяүлеләр өчен проекцион кичүләр) бар. Аларны карап тоту белән «АСУДД» МКУ шөгыльләнә.

«Ел башыннан белгечләр 2036 юл билгесен торгыздылар һәм алыштырдылар, светофор объектларының төзексезлеге турында 866 гаризаны канәгатьләндерделәр, светофорлар белән идарә итүнең 82 шкафын буядылар», – дип хәбәр итте Алексей Сидоров.

Исегезгә төшерәбез, светофорларның төзексезлеге һәм юл билгеләренең зарарлануы турында тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәтенә +7(843)562-44-09 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин. .Шулай ук 127 участокта QR-кодлы мәгълүмат табличкалары бар, алар ярдәмендә халык светофор эше буенча мөрәҗәгатьләр калдыра ала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.07.2024
Видеорепортаж
22.07.2024 10:34
2025 ел башына юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына Казанның 14 светофор объектын өстәячәкләр
Барлык яңалыклар