В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Парк җиһазларын «Я вернусь» проекты кысаларында ясадылар.
Фото: Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). Казанда эшкәртелгән икенчел чималдан берничә эскәмия барлыкка килде. Аларның өчесе ипподром урамындагы скверда, икесе – «Дубравная» метро станциясе» трамвай тукталышында һәм берсе Отар торак массивындагы «Үзәк Отар» тукталышында урнаштырылды. Шәһәр урамнарында эшкәртелгән икенчел чималдан чүп савытлары да барлыкка килде.
«Я вернусь» проекты Danaflex компаниясе һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты – табигый ресурсларны рациональ куллану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.
Яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган мәйданчыкларны шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча сайладылар. Парк җиһазлары 350 кг эшкәртелгән Danaflex пленкасыннан эшләнгән. Аны гранулаларга әйләндерәләр, шуннан соң чималны Казанның Qullar компаниясенә җибәрәләр.
Эшкәртелгән икенчел чималдан әйберләр шәһәр урамнарында беренче тапкыр түгел. Әйтик, моңа кадәр «Крошка шина» акциясендә казанлылар резин шиннар җыйган иде, аларны икенчел эшкәртү аркасында Мәүлетов урамы, 17б адресы буенча урнашкан ишегалдында спорт мәйданчыгы барлыкка килде.