Казанның Яңа Савин районындагы ике урам буйлап транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Сәбәбе — өченче Төньяк коллектор участогын төзекләндерү.
27 февральдән 10 мартка кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Чистай урамындагы 26 нчы йорт янындагы юл (тулысынча);
Чистай урамындагы 28 нче йорт янындагы юл (тулысынча);
Чистай урамындагы 30 нчы йорт янындагы тротуар (өлешчә).
1 март 23:00 тән 2 март 6:00 га кадәр Меридиан урамындагы 26 һәм 28 йортлар арасындагы юл өлешен тулысынча ябачаклар, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.