В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык үткәргечне торак йортка тоташтыру белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
Беломорск урамында 78а номерлы бина янындагы участок 24-26 нчы майда 22:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр ябыла, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.
31 нче майның 22:00 сәгатеннән 2 июньгә кадәр Беломорск урамының 45 нче номерлы йорт янындагы участогында хәрәкәт чикләнә.
20 нче майдан 2 нче июньгә кадәр Тюленин урамының Зур Армавир урамыннан Кече Армавир урамындагы 31а номерлы бинаның беренче корпусына кадәрге участогында автомобиль юлы өлешчә ябыла.
Элегрәк Бертуган Касыймовлар урамы участогында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнүе турында хәбәр ителгән иде.