Эшләрне тулысынча төгәлләү 30-нчы августка планлаштырыла.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Казанда Сәетгалиев урамындагы трамвай юлларын реконструкцияләү төгәлләнеп килә.
Узган ялларда урам участогында трамвай юлларын күчерүнең соңгы этабы уздырылды. Реконструкция барышында 350 метр ялгыз юл демонтажланган, сүтелгән һәм чыгарылган, 349 метр яңа юл салынган.
Моннан тыш, участокта планда юлны якынча турылау, юлны профильгә чыгару, эретеп ябыштыру эшләре башкарылган. Проект буенча утырту мәйданчыкларын урнаштыру өчен трамвай юллары алты метрга күчерелгән.
Хәзер участокта балластировка һәм юл күтәрү бара. Барлык эшләр 30-нчы августка тәмамланачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.