Объектны төзү 2019 елның мартында «Демография» илкүләм проекты кысаларында башланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның «Родина» торак комплексында катнаш төрдәге 183-нче номерлы «Уенчык» балалар бакчасы ачылды. Родина урамы, 26д адресы буенча урнашкан яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров карап чыкты.
Объектны төзү 2019 елның мартында «Демография» илкүләм проекты кысаларында башланган. Төзүче булып «Казансоюзстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Төзелеш эшләре 31-нче августта тәмамланган. Яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, анда 14 төркем оештырылачак, аларның 7-се ясле яшендәге балалар өчен. Шулай итеп, бинаның беренче каты бер яшьтән алып өч яшькә кадәрге 140 бала өчен билгеләнгән.
Балалар бакчасында заманча, мәгълүмати-бай эчтәлекле белем бирү мохите булдырылган. Бу хакта Рөстәм Гафаровка яңа учреждение буенча экскурсия барышында җентекләп сөйләделәр. Балалар бакчасы мөдире Гөлназ Наилова билгеләп үткәнчә, биредә балаларны театр сәнгатенә һәм фольклор иҗатына җәлеп итәчәкләр. «Без уенчыкларның барлыкка килү тарихы музеен оештырырга планлаштырабыз, анда мастер-класслар үткәрәчәкбез һәм параллель рәвештә әлеге һөнәр тарихын өйрәнәчәкбез», - дип аңлатты ул. Балаларның физик үсешенә аерым игътибар биреләчәк – алар өчен степ-аэробика, лого-аэробика һәм фитбол секцияләре эшләячәк. Бу юнәлештә эшне Александр Щербакның «Зур сәламәтлекнең кечкенә йорты» дигән авторлык программасы буенча төзү планлаштырыла, дип ассызыклады Г.Наилова. Программада балаларның экологик культура өлкәсендә үсеше мөһим урын алачак. «Без үзебезнең кечкенә генә бакчабызны оештырачакбыз, анда балалар үсемлекләр утыртачак, аларның ничек үсүләрен күзәтәчәкләр, үзгәрешләрне язып алып, аларны чагыштырачакбыз», – дип сөйләде мөдир. Моннан тыш, балалар бакчасында Монтессори методикасы буенча дәресләр уздырылачак төркем ачу планлаштырыла.
Р.Гафаровка шулай ук иҗади мастер-класслар һәм инглиз теле дәресләре ничек узачагын күрсәттеләр. Бүген үз балалары белән учреждениене ачу тантанасына килгән ата-аналар инде бүген ачык ишекләр көне режимында дәресләрдә булдылар, балалар бакчасы, аның җиһазланышы һәм урнашуы белән канәгать калдылар. Моңа кадәр күбесенең балалары башка бакчаларга йөргән булса, хәзер алар нәкъ менә «Уенчык»ка өстенлек бирделәр, дип билгеләп үтте.
«Бу микрорайонда яңа балалар бакчасына ихтыяҗ зур. Төзелеп килә торган торак комплексы белән якын-тирәдә бер генә балалар бакчасы бар, анда алты төркем эшли. Әмма торак комплекс йортларын төзү дәвам иткәнлектән, урыннарга ихтыяҗ артачак. Әлбәттә, микрорайон территориясендә яңа социаль объектлар төзү турында уйларга кирәк булачак», – дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
Бинаны караганнан соң, кунакларны актлар залына чакырдылар, анда тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән биредә Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов чыгыш ясады. «Совет районында, гомумән, Казанда ел саен яңа балалар бакчалары ачу матур традициягә әверелде. Мәгариф учреждениеләренә кытлык проблемасы әкренләп хәл ителә, әмма без ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз», - диде ул. Бүген Совет районында Завойский ур., 27 адресы буенча 146-нчы номерлы «Арлекин» балалар бакчасының икенче бинасы ачылды. 220 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы Профессор Камай урамында ачылды.
183-нче номерлы яңа балалар бакчасын карауда һәм ачуда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан башкаласында гомуми проект егәрлеге 2510 булган 11 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, шуларның 1110 урыны - 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Моннан тыш, 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт бара.