Ремонт эшләре шулай ук Глушко, Тукай, Сәетгалиев һәм башка урамнарда башкарылган
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук соңгы ике атнада энергетика хуҗалыгы хезмәте белгечләре тарафыннан, җир асты коммуникацияләрен күчерү сәбәпле, Альберт Камалиев проспектында яңа багана утыртылган. 291 м озынлыкта контактлы чыбык Бигичев урамы юнәлешендә Ваһапов урамы белән Глушко урамы киселешендә алыштырылган.
Волгоград урамында, Ибраһимов проспекты белән кисешкән урынга кадәр, 5 метрлы кронштейнны 6 метрлысына алыштырганнар. Әлеге участокта шулай ук автомат укны бер пролетка күчергәннәр, өстәмә рәвештә 72 метр озынлыкта контактлы чыбык монтажланган.
Белгечләр Тукай, Шаһиди, Сәетгалиев урамнарында һәм Ямашев проспектында трамвай челтәрендә контактлы чыбык сузганнар. Соңгысында Ибраһимов проспекты юнәлешендә «Мусин урамы» тукталышы янәшәсендә йөк компенсациясенең секцион изоляторын яңартканнар, шулай ук 5 м озынлыкта контактлы чыбыкны алыштырганнар.
Моннан тыш, Танк урамы янындагы автомат укта секцион изолятор, трамвай депосында 77 м озынлыкта контактлы чыбык яңартылган. Башкарылган эшләр турында «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.