В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша чыга торган булган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Алдагы көнне Казанның Кол Гали урамындагы 15 нче йорт каршында 27 яшьлек автомобиль йөртүче светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыга һәм 23 яшьлек кызны бәрдерә, ул юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша чыга торган булган. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны медицина учреждениесеннән җибәргәннәр.
Барлыгы узган тәүлектә шәһәрдә ике зыян күрүче белән 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 385 машина йөртүче һәм 180 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Сигез машина йөртүче исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ бүлегендә искә төшергәнчә, 10 нчы сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара уза. Моңа балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча массакүләм тикшерүләр, белем бирү оешмаларына керү юлларының торышын тикшерү, ата-аналар җыелышлары һ.б. керә.
Җиде ай эчендә Казан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 81 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның 87 се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.