Күргәзмәне оештыруда төрле халыкларның 39 вәкиле катнашты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда «Быть...» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция бүгенге Казан – төрле милләт вәкилләре яши торган шәһәр, дип сөйли. Күргәзмәне оештыруда төрле халыкларның 39 вәкиле катнашты. Фотосурәтләрне Татарстанның әйдәп баручы осталарыннан берсе Евгений Канаев ясады.
Төрле милләт кешеләре Казанның алар өчен нәрсә аңлатуын һәм үзләрен казанлылар итеп тоямы икәнлекләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Бу кешеләрнең һәрберсе өчен – кадрлар артында калган төрле тарихлар.
Күргәзмә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында уздырыла.