В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу ремонт эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 19-нчы ноябрь). Казанда Тихорецк урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
15-нче декабрьгә кадәр хәрәкәт өчен, Магистраль урамыннан 2 нче Тихорецк урамына кадәр участокта Тихорецк урамы ябык.
Бу юл йөрү өлешен һәм тротуарларны ремонтлау һәм салу, урамны төзекләндерү белән бәйле.