В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Чикләүләр 31 нче декабрьгә кадәр Четаев урамыннан Чистай урамындагы 61д номерлы йортка кадәрге, Фатыйх Әмирхан урамындагы 69а номерлы һәм Ямашев проспектындагы 69в номерлы биналар янындагы участокларда гамәлдә.
Исегезгә төшерәбез, өченче төньяк коллектор 35 елдан артык эксплуатацияләнә һәм 100 процентка тузган, шул ук вакытта объектны эксплуатацияләүнең норматив срогы – 50 ел. 2023 елда коллекторның авария хәлендәге ике участогында: Чистай урамында (Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр) һәм Ямашев проспектында (Адоратский урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәр) реконструкция эшләре үткәрелгән. Шулай ук Ф.Әмирхан проспектында, Чистай урамындагы 61д номерлы йорттан 62 нче номерлы йортка кадәрге участокта, эшләр өлешчә тәмамланган.