В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу рельслар арасындагы түшәмәне ремонтлау белән бәйле
Ямашев проспекты участогында рельслар арасындагы түшәмә ремонтланачак. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.
15—25 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр эшләр Адоратский урамы белән киселеш районында алып барылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук рельслар арасындагы түшәмәне ремонтлау белән бәйле рәвештә Рихард Зорге урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. 8 нче июльдән 18 нче июльгә кадәр Танк урамы белән киселеш районында участок өлешчә ябылачак.