Архангельск урамы участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр
Сәбәбе - суүткәргеч участогын төзекләндерү
Казанда Архангельск урамы участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр. Бу суүткәргеч участогын төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Архангельск урамы участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр
Казанда Архангельск урамы участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр. Бу суүткәргеч участогын төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Речная урамына таба хәрәкәт юнәлешендә Архангельск урамындагы 14 нче йорт (1 нче корпус) тирәсендәге юлны ябачаклар.

12 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Архангельск урамындагы 21 нче йорт тирәсендә тимер юлга таба хәрәкәт итүгә чикләүләр кертеләчәк.

19 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр тимер юлга таба хәрәкәт итү юнәлешендә Архангельск урамындагы 2а йорты янындагы юлны ябачаклар.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2024-08-27T11:17:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.