Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу суүткәргечне төзекләндерү өчен кирәк
Казанның Идел буе районы урамнары участокларында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанда Идел буе районы урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Сәбәбе — суүткәргечне төзекләндерү, дип ачыклык керттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

10 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр түбәндәге юл участоклары өлешчә ябылачак:

Җиңү Проспектындагы 43 нче һәм 45к1 номерлы йортлар янында;

Бертуган Касыймовлар урамындагы 35, 38, 40а, 48 һәм 56 нчы йортлар тирәсендә, 42нче, 40а номерлы биналар янында һәм 82 нче корылма каршында Җиңү проспекты ягына хәрәкәт юнәлешендә, 70 нче һәм 74 нче йортлар каршында Рихард Зорге урамы ягына хәрәкәт юнәлешендә, шулай ук Җиңү проспектындагы 45а һәм 47 нче йортлар янында;

Рихард Зорге урамындагы 28 нче йорт янында.

2024-09-02T17:05:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.