В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу БРИКС уеннарын үткәрү белән бәйле
Казанда Яңа Савин һәм Идел буе районнарының юл өлешендә вакытлыча хәрәкәт һәм транспорт парковкасын чикләделәр. Бу БРИКС уеннарын үткәрү белән бәйле.
«28 июнь 23:59 сәгатькә кадәр Хөсәен Мәүлетов урамыннан Универсиада авылының транспорт контроль-үткәрү пункты аша керү урынына кадәр булган өлештә хәрәкәт һәм транспорт парковкасы чикләнгән. Искәрмә – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО формасы буенча махсус үткәрү кәгазе булган автомобильләр.
Шулай ук 22 июнь 23:59 сәгаткә кадәр Алексей Козин урамындагы 2 нче йорт янында парковка тыелган», – дип хәбәр иттеләр Казанны эчке төзекләндерү комитетында.