В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юлдагы бозлавыкны чистарту белән бәйле
Фото: «Водоканал» МУП
ТР башкаласында Мамадыш тракты һәм Бертуган Касыймовлар урамнары участокларында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Сәбәбе – юлны бозлавыктан чистарту.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, хәрәкәт чикләүләре 2 нче февральдә 17:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Ул түбәндәге участокларга кагылачак:
Бертуган Касыймовлар урамындагы 62 нче йорттан 70 нче йортка кадәр;
Мамадыш трактындагы 10 нчы йорттан Магистраль урамындагы 1а нчы йортка кадәр.
Машина йөртүчеләргә әлеге мәгълүматны исәпкә алырга һәм альтернатив хәрәкәт маршрутларын сайларга кушалар.