В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу су чистарту челтәрләрендәге эш белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Казанның Совет районындагы ике урам участогында гыйнвар ахырына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Сәбәбе – су чистарту челтәрләрендә эшләр башкару.
Б.Галиев урамындагы 3 нче бина һәм Лейтенант Красиков урамындагы 5/34 нче йортлар тирәсендә йөрү өлешләренең үткәрү сәләте чикләнәчәк.
Челтәрләрдә авария-торгызу эшләре хезмәтләрнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттырачак, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП.
Машина йөртүчеләргә сәфәрләрен планлаштырганда хәрәкәт чикләүләрен исәпкә алырга һәм альтернатив маршрутларны сайларга кушалар.