Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2025, 18:04

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашырга 641 гариза бирелгән

Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә

«Батырлар. Татарстан геройлары» махсус программасында катнашуга 641 гариза бирелгән инде. Бу хакта Казанда узган брифингта Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры, ветераннар һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» махсус хәрби операциясендә катнашучылар өчен программаны гамәлгә ашыруның база мәйданчыгы җитәкчесе Игорь Привалов хәбәр итте.

Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә. Сайлап алу өч этаптан тора.

Беренче этап «Россия — мөмкинлекләр иле» сайтында онлайн анкета тутырудан һәм эссе язудан гыйбарәт. Гаризада белем, яшәү урыны, эш тәҗрибәсе турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Кандидат РФ гражданы булырга, югары һәм урта махсус белеме, эш тәҗрибәсе булырга һәм хөкем ителмәгән булырга тиеш.

Икенче этап 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр онлайн тест форматында узачак. Әлеге этапта катнашучыларның идарә сәләте бәяләнәчәк. Анкета һәм тест автомат рәвештә система белән бәяләнә, эсселарны белгечләр тикшерә.

Өченче этап 21 апрельдән 19 майга кадәр турыдан-туры әңгәмә рәвешендә узачак. Анда иң күп балл җыйган кандидатларны чакырачаклар. Конкурска нәтиҗәләр 16 июньдә Иҗтимагый советта ясалачак.

Программа 538 сәгатькә исәпләнгән һәм дүрт көндезге модульне үз эченә ала: дәүләт сәясәте һәм дәүләт идарәсе системалары, икътисад һәм финанслар, төбәк һәм муниципаль идарә, идарә итүнең заманча технологияләре. Проект модульара эшләрдән, хакимият органнарында стажировкалардан һәм остазлар белән эшләүдән гыйбарәт.
Барлык яңалыклар