Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 2460 тонна кар чыгарган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 2460 тонна кар чыгарган. Казан урамнарын җыештыруга 511 юл эшчесе һәм 411 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 134 катнаш юл машинасы, 4 кар төягеч, 103 трактор щеткасы, 14 грейдер, 57 фронталь төягеч, 41 «Барсик» мини-төягече, 52 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында 253 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган: 75 тонна реагент һәм 178 тонна тоз-ком кушылмасы.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 427 юл эшчесе һәм 213 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар чыгару эшләре түбәндәге шәһәр урамнары участокларында башкарылачак: Декабристлар, Дементьев, Завойский, Кирпичников, Кол Гали, Липатов, Литвинов, Лукин, Патрис Лумумба, Островский, Сәетгалиев, Совет, Университет, Сибгат Хәким, Чистай урамнарыннан, шулай ук Ленин дамбасыннан, Себер трактыннан, Камалиев һәм Ямашев проспектларыннан.