В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 305 махсус техника берәмлеге катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 1 мең 993 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 442 юл хезмәте эшчесе һәм 457 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 97 катнаш юл машинасы, 80 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 8 кар төягеч, 118 щеткалы трактор, 16 грейдер, 47 фронталь төягеч, 34 "Барсик" минитөягече, 50 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1 мең 457 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 70 тонна реагент һәм 1 мең 388 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Көндез, 22 гыйнвар көнне, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, шәһәр урамнарында 605 юл хезмәте эшчесе һәм 305 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 279,2 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.