В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2335 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 565 юл эшчесе һәм 577 махсус техника, шул исәптән 162 катнаш юл машиналары, 16 кар төягеч, 146 трактор щеткасы, 18 грейдер, 68 фронталь төягеч, 54 «Барсик» төягече, 101 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Бүген көндез урамнарны җыештырырга 449 юл эшчесе һәм 298 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндге урамнардан чыгарачаклар: 8 Март, Аграр, Айдаров, Беломорск, Академик Губкин, Декабристлар, Дуслык, Тимерьюлчылар, Журналистлар, Заря, Ипподром, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Академик Кирпичников, Космонавтлар, Краснококшайский, Липатов, Мәүләтов, Маршрут, Меридиан, Можайский, Назарбаев, Яңа Дәүләки, Пионерлар, Попов, Серов, Столбов, Футбол, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Чапаев, Челюскин, шулай ук Горький исемендәге парк, Ирек мәйданы һәм Себер тракты территориясеннән.