В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарыннан тәүлек эчендә 13 мең 890 тонна кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Бүген Казан урамнарын кардан чистартырга 479 эшчесе һәм 373 берәмлек махсус техника, шул исәптән 53 катнаш юл машинасы, 78 трактор щеткасы, 117 үзбушаткыч, 60 фронталь төягеч, 40 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан.
Карны 2 нче Тура, Аграр, Айдинов, Батурин, Белинский, Беломорск, Кол Гали, Гарифьянов, Гвардия, Губкин, Девятаев, Дубравная, Ершов, Рихард Зорге, Копылов, Космонавтлар, Кремль, Лесгафт, Лядов, Назарбаев, Нариманов, Островский, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Сәетгалиев, Солдат, Сыртланова, Татарстан, Театр, Ударная, Чапаев, Чехов, Чистай урамнарыннан, шулай ук Мамадыш, Оренбург, Себер трактлары һәм башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 13 мең 890 тонна кар чыгарылган, кышкы чор башыннан – 270 мең тоннага якын кар. Юлларда тәүлек эчендә 314 тонна реагент һәм 608 тонна ком-тоз катнашмасы, кышкы чор башыннан – 37 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.