В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2,6 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Төнлә 1280 тонна кар чыгарылган, юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 228,8 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Үткән тәүлектә барлыгы 2625 тонна кар чыгарылган, 2 тонна реагент һәм 380 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Көндез шәһәр урамнарын җыештыру эшенә 499 юл эшчесе һәм 226 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.