В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якынча 60 ата-ана мәктәп ашханәсе эше белән танышты
Казанның Совет районында урнашкан 79 нчы экология-технология лицеенда «Мәктәп пикнигы» узды. 60 ка якын ата-ана мәктәптә әзерләнә торган ризык сыйфатын, балалар сөйләве буенча түгел, ә нәкъ менә үзләре авыз итеп карап бәяли алды. Рәсми булмаган шартларда әниләр һәм әтиләр ашханәдә тәкъдим ителә торган ризык төрләре белән танышты, ашамлыкларның тәме һәм сыйфаты турында фикер алышты, шулай ук үз бәяләмәләрен калдырды.
Денис Гордийко фотосы
Мондый чараларны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 2019 елдан бирле үткәрә. Алты ел эчендә алар шәһәрнең 50 дән артык мәктәп ашханәсендә оештырылган. Белем бирү йортында ризык тәкъдим итү чарасында уртача 50 дән алып 100 гә кадәр ата-ана катнаша. Шушы вакыт аралыгында Казанның 5 меңләп ата-анасы мәктәп туклануы белән танышкан. Бу елны 79 нчы лицейдагы чара бишенче мәктәп пикнигы булып тора.
«Мондый чараларның максаты, беренче чиратта, таныштыру һәм ашханә эшчәнлеген киң җәмәгатьчелеккә таныту. Безнең өчен ата-аналарга аларның балаларының чынлыкта ничек туклануын сөйләү һәм күрсәтү мөһим, чөнки күпләр әлегә кадәр мәктәп туклануына тәнкыйть күзлеге аша карый. Без ризыкларның ничек әзерләнүен, аларны кем һәм нинди шартларда әзерләвен ачык күрсәтәбез. Өстәвенә, бу вакыйга мәктәп укучыларының үзләре өчен дә файдалы: без уен формасында аларга сәламәт туклану турында сөйлибез», - дип аңлатты Туклану департаментының коммуникацияләр буенча директоры Рүзилә Зәйнуллова.
Бу юлы чара өчен мәйданчык буларак Казанның Совет районында урнашкан 79 нчы экология-технология лицее сайланган. Мәктәп ризыгын бәяләргә якынча 60 ата-ана килгән. Аларга 21 төр ризык тәкъдим ителгән. Ашханәдәге чарага килгән ата-аналар өйдәгечә эшләнгән бифштексны, итле лазаньяны, сыер итеннән әзерләнгән азуны, кузаклы фасоль салынган сыер итен, «акыллылар» пилмәнен, тавык котлетларын, тавык түшеннән әзерләнгән фрикасе һәм медальоннарны, күркә итеннән ясалган гуляшны, Мәскәүчә әзерләнгән балыкны, яшелчәләр салынган карабодайны, борай боткасын, эремчектән әзерләнгән татлы ризыкны, куертылган сөт салынган коймакларны һәм беленнәрне, шулай ук өрек эчемлеген, туңдырылган җиләкләрдән ясалган компотны авыз итеп караганнар.
«Без һәрвакыт мәктәп өчен әзерләнгән ризыклар исемлеген куеп барырга тырышабыз. Бу бер көн өчен генә тәкъдим ителә торган ризыклар түгел. Билгеле бер мәктәптә укучылар арасында популяр булган яки без ата-аналарны таныштырырга теләгән барлык ризык төре турында сүз бара. Балыктан, кош итләреннән – күркә яки тавыктан ясалган ризыклар, эчемлекләр һәм балаларның яраткан төрләре тәкъдим ителергә тиеш. Пилмән, мәсәлән, һәрвакыттагыча, укучыларның иң яраткан ризыгы булып кала», - дип аңлата Рүзилә Зәйнуллова.
Ризыктан авыз итеп карау нәтиҗәләре буенча ата-аналар аноним анкеталар тутыра, анда ризыкларның тәмен бәяли һәм меню буенча үз теләкләрен калдыра ала. Барлык нәтиҗәләр дә Туклану департаменты белгечләренә анализ өчен юллана. Әгәр ниндидер ризык буенча тәнкыйть сүзләре булса, мәктәпкә технолог килеп, әзерләү технологиясенең үтәлешен тикшерә. Тәртип бозулар ачыкланган очракта, шунда ук мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре өчен өстәмә укыту үткәрелә. Кирәк була калса, кисәтүләрнең исәпкә алынуына инандыру өчен, ата-аналар кабат мондый чарага чакырыла.

Шунысы мөһим, Казанда ата-аналар контроле мондый чаралардан тыш, көн саен төрле мәктәпләрдә оештырыла: һәр ата-ана, сыйныф җитәкчесе белән килешү буенча, мәктәп ашханәсенә килеп, агымдагы көнгә тәкъдим ителә торган ризыктан авыз итеп, үз бәяләмәсен онлайн рәвештә тә калдыра ала. Мондый алым шикаятьләргә оператив җавап бирү мөмкинлеген булдыра.
«Иң мөһиме шул: ата-аналар, ризыктан үзләре авыз итеп карагач, сәламәтлек өчен файдалы булган туклануны балаларга аңлатучы ролендә кала. Әгәр моңа кадәр: «минем балам ашамый, чөнки ризык тәмле түгел», - дигән сүзләр яңгыраса, хәзер олылар ризыкның тәмен беләләр, аны уңай бәялиләр һәм өйдә үзләре үк балаларга мәктәп ризыгын ашарга кирәклеген аңлаталар», - дип фикерләре белән уртаклашты Рүзилә Зәйнулова.
Бүгенге көндә мондый чаралар ешрак үткәрелгән саен тискәре бәяләмәләр сизелерлек кими. Ата-аналар һәм блогерлар белән актив эшләү, балалар һәм ата-аналар өчен күпсанлы чаралар үткәрелүе системаның ачык булуын аңлата.
Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләре туклануны оештыруның төрле модельләре буенча эш алып бара. Әзерләү төрендәге мәктәпләргә азык-төлекне чимал рәвешендә китерәләр, бу ризыклар турыдан-туры мәктәп ашханәсендә әзерләнә дигән сүз. Казан мәктәпләренең яртысы әлеге юнәлеш буенча эшли. Техник чикләүләр яки башка сәбәпләр аркасында тулы әзерләү мөмкинлеге булмаган башка белем бирү йортлары «cook & chill» технологиясе буенча шөгыльләнә. эшлиләр. Әлеге технология нигезендә ашамлыклар Туклану комбинатында әзерләнә, тиз арада суытыла һәм мәктәпләрдән алынган гаризалар буенча җибәрелә.
Улының мәктәптә туклануы турындагы фикерләре белән Ландыш Нәҗметдинова уртаклашты. Аның өлкән баласы ашказаны-эчәк тракты авыруы белән чирли икән, шуңа күрә гаиләдә туклануга аеруча игътибар белән карыйлар. Әнисе сүзләренчә, улы аңа мәктәп ашханәсендә бер үк вакытта аңа диета буенча туры килә торган һәм тәмле ризыкларның һәрвакытта да булмавы хакында сөйләгән. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен, Ландыш мәктәптә тәкъдим ителә торган ризык төрләрен үзе бәяләргә булган.
«Тулаем алганда, мин ныклы «бишле» куяр идем. Беренчедән, ризык майлы түгел, җиңел эшкәртелә торган, тозы да тәменчә генә. Икенчедән, ризыкларның төрлелеге ошады. Минем бердәнбер соравым салатлар турында: мин ни өчен аларның исемлектә булмавын аңламадым – әллә аларны күрсәтмәделәрме», - диде ул.

Ашханәдә камыр ризыклары булмавы Ландышны аеруча сөендергән. Кисәтүләр арасында – яшелчәләрнең җитмәве: аның фикеренчә, исемлеккә яшелчәләрдән әзерләнгән рагу, пешкән кукуруз һәм салатлар өстәргә мөмкин булыр иде.
«Улыбызның ашказаны-эчәк системасы белән кыенлыклар бар, һәм бишенче сыйныфтан башлап без туклануны аңлы рәвештә контрольдә тотабыз. Хәзер ул сигезенче сыйныфта укый, дөрес тукланырга тырыша», - дип сөйләде әни кеше.
Мондый чара Ландышка улының мәктәптә нинди ризыклар белән туклануын аңларга ярдәм иткән һәм тәкъдим ителгән исемлектән улына яраклы ризыклар сайларга мөмкинлек биргән. Ул аларны фотога төшергән һәм соңрак улына күрсәтеп, төшке ашка нәрсә сайларга кирәк икәнен бергәләп хәл итәчәкләр.
Яшелчәләр мәсьәләсенә кагылышлы сорау буенча Ландыш белән тагын бер әни – Илсөя Баһаветдинова үз фикерен белдерде. Моннан тыш, әни кешенең мәктәптә укучыларга тәкъдим ителә торган башка ризыкларга карата да сораулары бар.
«Тулаем алганда ризыклар миңа ошады, ләкин салатлар җитми. Мин аңламадым, алар, гомумән, балаларга биреләме, мәсәлән, кәбестә салаты. Бүгенге очрашудан мин күбрәк уңай тәэсирләр алып кайтып китәм», - диде Илсөя.
Аерым алганда, ул коймак һәм компотны бик мактаган.
«Әлбәттә, бу ресторан түгел, һәм катлаулы ризык төрләрен көтәргә кирәкми дә, биш баллдан мин ныклы дүртле куяр идем», - дип нәтиҗә ясады әни кеше.

Камыр ризыкларына килгәндә, Илсөя аны кире кайтарырга каршы түгел. Элеккечә, түләүле булсын, дигән фикерен җиткерде ул.
«Без гаиләдә сәламәт туклану темасы турында фикер алышабыз, балалар тиз әзерләнә торган ризык ашамый, алар нәкъ менә баланслы ризыкка күнеккән, шуңа күрә кызыбыз тарафыннан ниндидер канәгатьсез фикерләр юк. Ләкин аерым түләү буенча мин камыр ризыгын барыбер өстәр идем. Балалар кайчакта мәктәптә озак вакытка кала, камыр ризыгы белән тамак ялгап алырга булыр иде», - диде ул һәм мәктәптә үзе укыган вакытларны искә төшереп, туклануның сыйфаты сизелерлек үзгәрүен җиткерде. Бүген укучыларга ризыкларның киң ассортименты тәкъдим ителә.
«Мин әле дә хәтерлим, безнең ашханәдә дә тәмле иде, әмма монда ризыкларның төрлелеге сөендерә. Балаларга коймак, эремчектән әзерләнгән татлы ризык, лазанья бирүләре мине бик гаҗәпләндерде. Гадәттә, мәктәптә туклану очрагы котлет салынган макарон һәм салат – «больница» ризыгы кебек күзаллана. Ә монда бу дәрәҗәдәге төрлелек күңелгә рәхәтлек бирә», - дип сүзен йомгаклады Илсөя.
«Салатларга килгәндә, - дип аңлата Рүзилә Зәйнуллова, – укучыларга салатлар көн саен тәкъдим ителә. Әмма әлеге чараның максаты – кайнар ризыклар төрен күрсәтү, шуңа күрә без салатларны тәкъдим итмәдек. Аларның барлыгына ата-аналар әти-әниләр контроле вакытында инана ала. Камыр ризыкларына килгәндә, мәктәп ашханәләрендә буфетлар эшли. Укучылар кондитер эшләнмәләре белән беррәттән, баллы булмаган ризыклар да сатып ала ала. Кагыйдә буларак, буфетлар кайнар ризык бирелгәннән соң гына эшли башлый. Бу балалар дөрес туклануны камыр ризыкларына алыштырмасын өчен махсус шулай эшләнә».