В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Шәһәрле-галим» лабораториясенең чираттагы дәресе Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге белән берлектә оештырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Дәресне Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков үткәрәчәк. Чара ике өлешкә бүленәчәк: беренчесе экотуризмга багышланачак, икенчесе Казансу елгасы тирәсендәге тикшеренү эшләре белән танышуны күздә тота.
Дәрес 16 нчы июльдә 18:00 сәгатьтә «Савин» паркы территориясендә узачак. Очрашу урыны – Гаврилов ур., 56а/1. Керү ирекле, теркәлү буенча.
«Шәһәрле-галим» лабораториясе проекты Казан Мэриясе, Казансу үсеше стратегиясе, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Киләсе чараларның анонслары Казансуның үсеш стратегиясенең Telegram-каналында барлыкка киләчәк.