В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә 11 пар лаек булды
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Казанның 11 гаиләсе алачак. Юбилярларга медальләрне «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта «Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» шәһәр фестивалендә тапшырачаклар. Бүләкләнүчеләр арасында Рожковлар гаиләсе дә бар. Николай Максимович һәм Антонина Ивановна 71 ел бергә яшәгәннәр, алар ике ул, дүрт онык һәм сигез оныкчык тәрбиялиләр. Юрий Федорович һәм Ольга Стефановна Зуевлар – Татарстанның физика-химия фәнни берләшмәсенең атказанган вәкилләре – бергә 50 ел яшәгәннәр. Ә М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының иҗади Бариевлар гаиләсе – Наил Мәсгут улы һәм Сүрия Габделхак кызы 61 ел бергә.
Фестивальдә гаиләләрне бүләкләүдән тыш, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе төрле кызыксынулар буенча мәйданчыклар, гаиләләр өчен аттракционнар белән күңел ачу аллеясы, лекторийлар, психологлар белән очрашулар һәм фотокүргәзмә планлаштырды. Төрле яшь төркемнәре өчен уен зоналары ачылачак, төрле тамашалар һәм мастер-класслар узачак. Төп сәхнәдә Казанның «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре һәм катнашучылары, яшүсмерләр клубларының иҗади коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук Игорь Крутой исемендәге академия хоры чыгыш ясаячак.
Моңа кадәр KZN.RU порталы бүген Татарстан башкаласында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачагын хәбәр иткән иде.