Бәйрәмнәр вакытында шәһәрдә тәртип саклауга өстәмә рәвештә меңләп полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Ксения Швецова). Казанда чыршы шәһәрчекләре ачылган көнне һәм 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга каршы төндә бәйрәм мәйданчыкларында шәһәрлеләр куркынычсызлыгын 300-дән артык полиция хезмәткәре, ә Раштуа бәйрәмендә – 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә 250 полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк. 28-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр җәмәгать тәртибен саклау кичке вакытта офицер патрульләре белән көчәйтелде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанда ачык һавада да, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә дә балалар һәм өлкәннәр катнашында бик күп чаралар узачак. Аларның һәркайсында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте В.Саматошенков.
Үзәк чыршыларда җәмәгать тәртибен саклауны тәүлек буе полиция постлары тәэмин итә, кизү тору 14-нче гыйнварда ябылырга тиеш, дип хәбәр итте В.Саматошенков. 28-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр җәмәгать тәртибен саклау кичке вакытта офицер патрульләре белән көчәйтелгән.
«Казан» гаилә үзәге янындагы үзәк чыршыга 1-нче гыйнвардан 14-нче гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькәчә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре арасыннан өстәмә рәвештә парлы җәяүле постлар куелачак.
Яңа ел чыршылары урнашкан һәм бәйрәм чаралары үткәрелгән урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләренең өстәмә кизү торуы каралган, дип билгеләп үтте спикер. «Җитәкчелек составының тәүлек буе кизү торуы гамәлгә кертелгән, тикшерү-оператив төркемнәрнең эше көчәйтелгән, мөмкин булган терактлар турында хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирү төркемнәре булдырылган, – дип хәбәр итте ул. - Казанда оператив хәл тотрыклы һәм хокук саклау органнары контролендә».
Гражданнар күпләп була торган урыннарда куркынычсызлыкка зур игътибар бирелә. «Шәһәрдә чыршы шәһәрчекләрен һәм аларда төзелә торган вакытлы конструкцияләрне, шул исәптән боз корылмаларын комплекслы тикшерделәр, – дип билгеләп үтте спикер. - Тикшерү нәтиҗәләре буенча чыршы шәһәрчекләренең әзерлеге турында тиешле актлар төзелде. Әзерлек турындагы актларның булуы гражданнарны объектка кертү өчен мәҗбүри шарт булып тора».
Штат режимында хезмәт итүче полиция хезмәткәрләреннән тыш, яңа ел бәйрәмнәрендә меңгә якын полиция хезмәткәре дә эшкә җәлеп ителәчәк. Бу эшкә Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләре, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, халык дружиналары әгъзалары җәлеп ителде. Ишегалды чыршыларында җәмәгать тәртибен саклау бурычы участок бүлекләренә йөкләнгән.
«Патруль-пост нарядларының максималь тыгызлыгын булдыру һәм юл-патруль хезмәте, ЮХИДИ нарядларын патрульләү маршрутларын гражданнар күпләп була торган объектларга, транспорт инфраструктурасы объектларына, күперләргә һәм юл үткәргечләргә якынайту өчен урамнарда тәртипне тәэмин итү буенча бердәм дислокация чараларын комплекслы куллану планына үзгәрешләр кертелде», - дип билгеләп үтте В.Саматошенков.
«Безнең хокук саклау органнары күп тапкырлар үзләренең компетентлыгын раслады, без аларның һөнәри осталыгына ышанабыз, шуңа күрә тыныч хезмәт теләргә генә кирәк, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. - Барлык җитәкчеләрдән ведомство буйсынуындагы хезмәтләрнең эшен шәхсән контрольдә тотуларын сорыйм».