В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда Казан югары уку йортлары студентлары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). 17-нче ноябрьдә Казанның Үзәк стадионында регби-7 буенча республика чемпионаты студентлар лигасының икенче этабы узачак. Анда җиңү өчен 9 ир-ат һәм 7 хатын-кыз командасы көч сынашачак, алар Казанның югары уку йортларын тәкъдим итә.
Чемпионатта катнашучылар арасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм ТР башкаласының башка югары уку йортлары укучылары бар.
Ир-атлар коллективлары арасында беренче этап җиңүчесе - Казан танк училищесы командасы, икенче урынны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җыелма командасы, өченче урынны Идел буе спорт академиясе җыелма командасы алды. Кызлар арасында беренче урынны Спорт академиясе командасы яулады, икенче урынны Казан милли тикшеренү технология университеты кызлары алды, бронзаны Медицина университеты студентлары яулады.
Регби-7 буенча икенче этапның финал матчлары 28-нче ноябрьдә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.