Чарада меңнән артык кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның Үзәк стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы старт алды. Меңнән артык мәктәп укучысы, югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, район администрацияләре һәм шәһәрнең Башкарма комитеты хезмәткәрләре үз дистанцияләрен йөгереп үттеләр: 100, 200, 300, 400 һәм 1200 метр.
Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, ТР Җиңел атлетика федерациясе башкарма директоры Габделхак Фәлахиев һәм башкалар сәламләде.
«Безнең эстафета инде 78 ел рәттән үткәрелә. Ул безнең шәһәрнең иң өлкән спорт чараларының берсе булып тора», - дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Гафаров һәм ярышларда катнашучыларга җиңү һәм уңышлар теләде.
Кунаклар арасында спорт һәм җиңел атлетика ветераннары да бар иде, үз вакытларында алар шулай ук әлеге эстафетада катнашканнар. Алар арасында төрле шәһәр, республика, Россия һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр дә бар. Шуңа күрә, трибуналарга мөрәҗәгать итеп, Р.Гафаров Казанның, бөтен Татарстан кебек үк, аларның спорт уңышлары белән горурлануын ассызыклады. «Безнең яшьләр сезнең җиңүләрне кабатлар һәм арттырыр дип өметләнәбез», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, традицион май эстафетасы - Казанның иң борынгы чараларының берсе. Аның стартына Лилия Нуретдинова, Ольга Руковишникова, Равил Кашапов, Фирая Солтанова, Елена Мигунова, Артем Мастеров кебек Олимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары чыкты. Эстафетаны оештыручылар һәм катнашучылар арасында СССР һәм Россия чемпионатлары призерлары Николай Митянин, Нина Зубрилова, Николай Колчин, Эрик Әүхәдиев, Владимир Головнов, Сергей Шелехов, Жанна Афанасьева, Виктор Чумаков, Людмила Касатова, Вера Смелова, Светлана Ополева һәм башка бик күп танылган мастерлар бар.