Экологик яктан чиста һәм чыдам резинадан ясалган материал үзенең эластиклыгы, ныклыгы һәм катылыгы белән аерылып торачак
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
Спортчылар өчен экологик яктан чиста, чыдам резинадан Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара ассоциациясе продукциясе сертификатына туры килә торган юллар салыначак.
Әлеге материал эластиклыгы, ныклыгы һәм катылыгы белән аерылып тора, аның әлеге сыйфатлары амортизация эффекты тудыра, ә ул, үз чиратында, мускулларның арыганлыгын һәм микротравмалар алу куркынычын киметә.
Ремонтланган юллар күнекмәләр өчен дә, иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен дә хезмәт итәчәк. Эшләрне быел май аена тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә мэр Илсур Метшин Казанның Үзәк стадионын реконструкцияләү турында игълан итте. Соңгы тапкыр ул 19 ел элек төзекләндерелгән. Яңартылган объект быел июнь аенда башкалада узачак БРИКС уеннарының җиңел атлетика ярышларын кабул итәчәк.