Академик Завойский һәм Комиссар Габишев урамнарында хәрәкәтне өлешчә чикләделәр. Бу Куюк авылында су белән тәэмин итү челтәрләренең беренче чиратын төзү белән бәйле.
30 сентябрьгә кадәр түбәндәге участокларда машина йөрү өлешен өлешчә япканнар:
Академик Завойский урамындагы 22 һәм 21б йортлар тирәсендә Комиссар Габишев урамы ягына таба, шулай ук Академик Завойский урамы белән Комиссар Габишев урамы киселешендә;
Комиссар Габишев урамындагы 40б һәм 21г номерлы йортлар тирәсендә Академик Завойский урамы ягына таба, шулай ук Комиссар Габишев урамы белән Академик Завойский урамы киселешендә;
Комиссар Габишев урамындагы 30, 32, 34, 36, 38, 40б йортлар янында Академик Завойский урамы ягына таба;
Комиссар Габишев урамындагы 21А һәм 17б йортлар тирәсендә һәм Кол Гали урамындагы 24 нче йорт тирәсендә Сафиуллин урамына таба.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.