Бу Җиңү көненә багышланган чаралар уздыру белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шул рәвешле, 8 нче майның 18:00 сәгатеннән 10 нчы майның 12:00 сәгатенә кадәр чикләүләр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
Җиңү паркы;
Бондаренко урамы (Ямашев проспектыннан Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә);
Волгоград урамы (Бондаренко урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә).
8 нче майның 15:00 сәгатеннән 10 нчы майның 12:00 сәгатенә кадәр хәрәкәт һәм парковка түбәндәге участокларда чикләнәчәк:
Меңьеллык мәйданы;
Бауман урамы (Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр);
Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр);
Әсгать Галимҗанов скверы янындагы җирле юл;
Кремль яр буе урамы;
Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары (Меңьеллык мәйданнан Чернышевский урамына кадәр);
цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл, алар алдындагы территорияне дә кертеп;
Декабристлар урамы (Чистай урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Комсомол урамы (Яруллин урамыннан Декабристлар урамына кадәр);
Батурин урамы (Кремль яр буе урамыннан Большая Красная урамына кадәр).
Шулай ук тыю 8 нче майның 22:00 сәгатеннән 10 нчы майның 12:00 сәгатенә кадәр түбәндәге территорияләрдә гамәлдә булачак:
С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан А.Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә);
Бондаренко урамы (Солдат урамыннан Хәким урамына кадәр);
«Казан» гаилә үзәге каршындагы территория, шул исәптән парковка зоналары.