Бу БРИКС саммитын үткәрү белән бәйле
Казанда БРИКС саммитын үткәрү чорында, 22-24 октябрьдә, кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Шул ук вакытта җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча йөриячәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Хәрәкәт схемаларын үзгәртү үзәктә урамнарны ябуга бәйле рәвештә таләп ителде. Әйтик, 10, 10а, 30, 35 һәм 35а номерлы автобуслар Вишневский һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары буйлап, шәһәр үзәгенә кермичә, Тукай урамына (Вахитов мәйданына) кадәр, ә аннан соң үз маршрутлары буенча барачак.
22 нче һәм 89 нчы номерлы автобуслар Ленин дамбасы буенча түгел, ә Волгоград, Короленко урамнары, Ямашев проспекты аша Адоратский урамына борылып, Миллениум күперенә чыгачак.
28 һәм 28А номерлы автобус маршрутлары ябылачак. Шул ук вакытта алардан файдаланган пассажирларга Яңа Савин районыннан Вишневский урамына кадәр 35 номерлы автобуста, ә кире юнәлештә 43 номерлы автобуста барып җитәргә мөмкин.
2, 3, 5, 7 нче номерлы троллейбуслар вакытлыча маршрутлар буенча йөрүдән туктаячак. Пассажирлар автобуслар һәм трамвайлардан күчеп утырулар белән файдалана алачак. Мәсәлән, 2 нче троллейбусның маршрутын төрле участокларда 33, 35 нче номерлы автобуслар һәм 5, 6, 7 нче номерлы трамвайлар кабатлый. 3 нче номерлы троллейбусның хәрәкәт схемасын 89 нчы номерлы автобус, ә Елга портына кадәрге участокны – 1, 6, 31 нче номерлы автобуслар һәм 1 һәм 2 нче номерлы трамвайлар кабатлый. 5 нче троллейбус маршрутын 9 нчы һәм 12 нче троллейбуслар, алга таба 4 нче трамвай кабатлый.
Шәһәр үзәгенә пассажирлар метрода барып җитә алачак. Составлар пик вакытында алты минут интервал белән йөриячәк.
«Өстәмә рәвештә хәрәкәт итүче составта хәрәкәтнең вакытлы схемаларын урнаштырачаклар. Шулай ук 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр кулланылмаячак тукталыш павильоннарында тиешле белдерүләр барлыкка киләчәк», – дип йомгаклады Илдар Шакиров. Мәгълүматны +7(843)223-28-28 кайнар линия телефоны буенча ачыкларга мөмкин, дип өстәде ул.