Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2023, 17:45

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресендә казанлыларны Себер татарлары биюләренә өйрәтәчәкләр

Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нгче июнь). Казанның Кабан күле буенда 29 нчы июньдә быел өченче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресе узачак. Бу юлы барлык теләүчеләрне Себер татарлары биюенә өйрәтәләр.

«Аяк-уен» программасы спектакльдән башланачак. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнаячак.

Шулай ук бу кичәдә Себер татарларының халык җырлары да яңгыраячак, аларны җырчы, тальянчы һәм мультимузыкант Айдар Низамов башкарачак.

Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк. Алар арасында педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков һәм башкалар бар.

Дәрес Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында үткәреләчәк. Башлану вакыты 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел ул тулысынча татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Мастер-класслар һәр пәнҗешәмбе көнне 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда бушлай уза.

Барлык яңалыклар