Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2022, 13:20

Казанда өченче төньяк коллекторда 25 җимереклек бетерелгән

Чистай урамы буенча урнашкан үткәргеч торбаның беренче участогында яңа махсус камера монтажланган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль, Алинә Бережная). Казанда өченче Төньяк коллекторны реконструкцияләү башланды. Чистай урамы буенча Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр булган үткәргеч торбаның беренче участогында яңа махсус камера монтажланган. Казан Мэры Илсур Метшин «Водоканал» предприятиесен массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ачык булырга чакырды. «Реконструкция процессы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ачык булырга тиеш, шул вакытта гына халык барлык башкарылган эшнең күләмен аңлый алачак. Без беренче тапкыр мондый масштаблы эшләр башкарабыз», - дип билгеләде Илсур Метшин.

«Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров сүзләренә караганда, 2021 елда барлыкка килгән төньяк коллектордагы 25 җимереклек юкка чыгарылган. Хәзер 2 километр озынлыктагы беренче авария участогын реконструкцияләү бара. Барлыгы 8 километр озынлыктагы үткәргеч торба участогын төзекләндерәсе бар.

Чистай урамы буенча Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәрге 680 метр озынлыктагы участокта эшләрне август аенда тәмамлау планлаштырыла. «Бүгенге көндә үткәргеч торбадагы яңа махсус камераны монтажлау эшләре башкарылган, ул технологик җиһазлар коллекторына һәм санация үткәрү өчен материалларны китерү өчен кулланылачак. Калган камералар төзелешенә әзерлек бара», - дип сөйләде Андрей Егоров.

Ямашев проспекты буенча Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр 850 метр озынлыктагы коллекторның киләсе участогында эшләрне апрель аенда башлау планлаштырыла, ә Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан Чистай урамына кадәрге 500 метр озынлыктагы үткәргеч торба участогында – августта.

Барлык эшләрне дә ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Андрей Егоров сүзләренә караганда, эшләрнең суммасы 1,6 млрд сум тәшкил итә, алар предприятиенең үз акчаларыннан бүленгән. Чыгымнар ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2021 елның декабрендә расланган «Водоканал» өстәмә инвестиция программасында каралган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.02.2022
Видеорепортаж
28.02.2022 13:08
Казанда өченче төньяк коллекторны реконструкцияләүгә керештеләр
Барлык яңалыклар