В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр 21-нче июньгә билгеләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 21-нче июньдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бирү туктатылачак. Чикләүләр Вознесенский тракты төзегәндә чыгарылган суүткәргеч участогын кисү буенча эшләр башкару белән бәйле.
21-нче июнь 9:00 сәгатьтән 22-нче июнь 6:00 сәгатькә кадәр су Кутуй урамы, 157б, Минск урамы, 1а, 12, Җиңү пр., 57а, 57а корп 1; 57б, 57в, 105а адреслары буенча булмаячак.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак. «Водоканал» МУПның аварияләр буенча диспетчерлык хезмәтенә +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.