Аларда 105 машина урыны булдырылачак, шуларның 12 се – инвалидлар өчен
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, Тихомирнов урамыннан борылганда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Т.Миңнуллин урамындагы муниципаль мәйданчыкта парковка урыннары өлешчә бетерелде. Участокта 1 нче июньнән «Туктап тору тыела» һәм «Эвакуатор эшли» юл билгеләре пәйда булачак, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.